Әлки районы мәктәпләре һәм һөнәр училищесы Казан ярминкәсендә 40 мең сумлык товар сатты

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

2018 елның 13 октябрендә “Казан”  Агросәнәгать паркы базасында безнең район мәгариф учреждениеләре авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсендә катнаштылар. Ярминкәдә Юхмачы урта мәктәбе, Югары Әлморза төп мәктәбе, Алексеевск агрокөллиятенең Әлки филиалы катнашты.

Безнең район мәгариф учреждениеләренең гомуми экспозицияләр мәйданчыгы үзенчәлекле итеп бизәлгән иде.

Бу көнне безнең учреждениеләребез бәрәңге, кәбестә, борыч, кабак, ташкабак, җиләк-җимеш һәм башка бик күп яшелчәләр сатты.Чатырлар  шулай ук тозланган һәм маринадлаган яшелчәләр,  төрле компот һәм кайнатмалар белән тулган иде.

Мәгариф учреждениеләре алып барган товар сатылып бетте диярлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International