«...Ватаныбызга һәм яшьармия кардәшлегенә һәрвакыт тугры булырга! Ант итәбез!"шушы девиз астында Базарлы Матак гимназиясе укучыларының Нәби Дәүли исемендәге яшьармия сафларына тантаналы кабул итү узды. Чарада "Яшьармия" бүлекчәсе штаб начальнигы, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмасының Әлки бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хәрби хәрәкәт ветераннарының Координация советы әгъзасы Шәйхетдинов Р. С. катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, «Яшьармия» нең төп максаты-яшь патриотларны, көчле рухлы яшьләрне тәрбияләү. Сәламләү сүзләреннән соң яшь армиячеләр ант әйттеләр. Йомгаклау чарасы булып Яшь армияченең значокларын, таныклыкларын тапшыру булды. Шулай ук яшь армиячеләрне гимназия директоры Яруллина Ф.Г. котлады. «Яшьармия» бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте бөтен ил буенча яшьләрне берләштерде. Бүген Россиянең күп кенә төбәкләрендә меңнәрчә яшь россияле Яшьармия отрядлары әгъзалары. Малайлар һәм кызлар өчен «Яшьармия» — ул киләчәк мәктәбе, анда чын характер, кыюлык, максатчанлык, патриотлык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияләнә.