Ул 9.00 дән 14.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Поликлиникада район үзәк хастаханәсе табиб-терапевтлары кабул итәчәк. Шулай ук бушлай ФВД (тышкы сулыш алу функциясен тикшерү), сулыш әгъзаларына рентгенография һәм сулыш юллары ялкынсыну (ОРЗ), грипп авыруларын кисәтү буенча консультация алырга мөмкин булачак. Гриппка каршы бушлай вакцина ясату мөмкинлеге дә бар. Район халкының әлеге чарада актив катнашуы сорала. Тикшеренүгә 20859 телефоны буенча язылырга була