Бары берничә кеше генә күп функцияле үзәк аша гариза биргән. Дәүләт хезмәтләрен электрон төстә алучы гражданнарның санын арттыру максатында, район эчке эшләр бүлекчәсе хөкем ителү-ителмәү хакындагы белешмәне алу өчен районның күп функцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әлеге үзәкнең адресы: ТР, Әлки районы, Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 63. Андый белешмәне Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (www.gosuslugi.rt) аша алу да уңайлы.