Әлки районы: ветеринар белгечләр шәхси хуҗалыклардагы 2300 баш сыерны тикшергән

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Кызганычка каршы, сыерларның лейкоз белән зарарланганнары шактый. Таможня берлеге регламенты, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә лейкозлы сыерларның гематологик авырулылары сәламәт терлекләрдән аерым изоляторга урнаштырылырга тиеш. “Билгеле, аларның сөте куллануга яраксыз (сату, тапшыру тыела). Сыер терлеге үзе дә юкка чыгарылырга тиеш. Бу таләпне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла,”–дип кисәтә ТР Министрлыгы кабинеты Баш ветеринария идарәсенең төбәк бүлеге ветеринария инспекторы Ольга Алексеева.
Район баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, бездә гематологик авыру сыерлар юк, аларны юкка чыгарганнар, ә вәзгыять даими контрольдә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International