Татарстанда җир законнарын бозуның алты меңнән артык очрагы ачыкланган.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Хокук бозуларның күпчелеге - Җир кишәрлегендә үз белдеге белән шөгыльләү, шулай ук каралган җир кишәрлегенә хокукы  булмаган килеш Россия Федерациясе законнарын үтәмичә куллану  булып тора. Җир законнарын бозучыларга 14 миллион сумнан артык күләмдә административ штрафлар салынды.

Иң күп хокук бозу очраклары Казанда, Чаллыда, шулай ук республиканың Түбән Кама һәм Зәй районнарында ачыкланган.

Әгәр сез җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз,  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз (Казан, Авангард ур., 74, 2 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22).  Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның “Төзелеш” –"Территориаль бүлекләр“ бүлегенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru.  сайтында танышырга мөмкин.

Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International