13 октябрь көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йортында 80нче еллар дискотекасы узды. Күңелле конкурслар һәм призлар кәефне күтәрде, ә "Сүзсез” уенында һәр җырны барысы да диярлек беренче аккордлардан ук таныдылар.