Урман кишәрлекләре чикләрен аныклап була.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Бу закон кабул ителгәнче аларга судка мөрәҗәгать итмичә генә кишәрлекләрен межаларга һәм аларны барлык кагыйдәләр буенча рәсмиләштерергә мөмкинлек булмады. Әлеге закон, аерым алганда, милекчеләргә, урман кишәрлеге белән кисешүенә  карамастан, үзләренең чикләрен билгеләргә һәм алар турында мәгълүматларны кадастрга кертергә мөмкинлек бирә. Моның өчен межалау планын әзерләргә һәм гариза белән теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин шул ук вакытта берничә шарт үтәлергә тиеш: кишәрлеккә хокук 2016 елга кадәр теркәлгән һәм урман участогы турында белешмәләр (чикләре кисешкән) керткәнче күчемсез милек реестрына кертелгән булырга тиеш. Әгәр, кишәрлек  бакча, дача, шәхси ярдәмче хуҗалык  өчен куллануга 2008 елның 8 августына кадәр бирелгән булса, межалау планын әзерләгәндә урманда урнашкан өлешнең чикләрен килештерү таләп ителми. Межалау планында (ул кадастр исәбен үткәрүгә нигез булып тора) кадастр инженеры «урман амнистиясе»турындагы законны куллану мөмкинлеге турында тамга ясый. Теркәү органы кисешүне мөстәкыйль рәвештә бетерә һәм урман кишәрлегенең урнашу урыны һәм мәйданы тасвирламасы буенча үзгәрешләр кертә. "Урман амнистиясе» турындагы Закон шәхси милекчеләрнең һәм дәүләтнең хокукларын яклау ысулларын һәм төрле ситуацияләрне күздә тота. Шул исәптән аның ярдәмендә дәүләт урман реестры (ГЛР) һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры (ЕГРН) арасында булган каршылыклар юкка чыгарыла. Бер үк участок, әйтик, ЕГРНда теркәлгән капиталь төзелеш объекты урнашкан сәнәгать җирләренә, ә урман реестры нигезендә– урман фондына карый ала. Хәзерге вакытта Татарстанда 5 меңнән артык чикләре урман белән кисешкән җир кишәрлеге исәпләнә.  Республиканың урман фондында участокларның суммар мәйданы буенча ике реестрда күрсәтелгән мәгълүматлар 360 мең гектардан артык тәшкил итә. Тиешле таләпләргә туры килмәүне бетерү өчен махсус эшче төркем булдырылган. Аңа ТР буенча Росреестр Идарәсе, ТР буенча Кадастр палатасы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия мөлкәте,Россия урман хуҗалыгы  белгечләре керә. Закон нигезендә урман хуҗалыгы министрлыгы урман реестрын 2023 елның 1 гыйнварына кадәр күчемсез милек реестры белешмәләренә туры китерергә тиеш. Шул ук вакытта закон күпчелек очраклар өчен ЕГРН мәгълүматларының өстенлеген күздә тоткан. Әйтик, әгәр урман реестры урман территориясенә бирелгән булса, ә күчемсез милек реестрында Җирнең башка билгеләнеше күрсәтелгән булса, ЕГРН мәгълүматлары дөрес санала. Әгәр соңгысында җир категориясенә күрсәтмәләр булмаса, беренче планга хокук билгеләүче документлар чыга. Аларны тәкъдим итеп, хуҗасы кишәрлекне урман фондыннан төшереп калдыра алачак. Бу очракта сүз тагын 2016 елның 1 гыйнварына кадәр рәсмиләштерелгән җир участоклары турында бара. Әгәр участок категориясе күчемсез милек реестрында да, хокук билгеләү документында да күрсәтелмәгән икән, категория турында карар җирле үзидарә органы кабул итә. Бу вакытка «урман амнистиясе» турындагы закон Татарстанда 82 тапкыр кулланылган. Шуларның 65 очрагында теркәү органы, ә 17сендә кишәрлек хуҗалары мөрәҗәгать иткән. "Урман амнистиясе» турындагы Закон урманны сакларга мөмкинлек бирә. Урман реестрыннан чыгарылган участокларның урман үсентеләрен компенсацияләү өчен урманнарны торгызу яки урман үрчетү өчен территорияләр билгели.

ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International