Айрат Хәйруллин: «Дәүләт чит илдән кергән сөт продукциясен катгый контрольдә тотарга тиеш»

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Искәртеп узабыз, 10-12 октябрьдә Могилев шәһәрендә узган Беларусь һәм Россия төбәкләренең бишенче форумы вакытында яклар 2019 елга азык-төлек белән үзара тәэмин итү балансларына 3 млрд.долларга кул куйды. БР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының БИД Баш идарәсе башлыгы Алексей Богданов ассызыклап үткәнчә, Белоруссия ягы Россиягә коры һәм концентрацияләнгән сөт рәвешендә азык-төлек чималын китерү күләмен киметәчәк, әмма әзер продукция белән тәэмин итү күләмен бераз арттырачак. Болар-сыр, тоташ сөт продукциясе, эремчек, йогуртлар, кефир, каймак, ит.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Россиягә, шул исәптән БРДАН сөт продукциясе белән тәэмин итү ситуациясенә аңлатма бирде:

- Россия җитештерүчеләренең бернинди нигезсез сөтне сатып алу  бәяләренең кимүе белән бәйле рәвештә, бүгенге көнгә кадәр нинди авырлыклар кичерүен без әле онытмадык.

11 ай инде РФ сөт җитештерүчеләр сөтне зыянга эшләүче бәяләр буенча төяп җибәрергә мәҗбүр. Хәзер генә сатып алу бәяләре бик акрын гына торгызыла башлады.

Дәүләт ярдәменнән һәм азык-төлек базарын җайга салудан башка безнең җитештерүчеләр кыска вакыт эчендә көчле һәм конкурентлыкка сәләтле була алмый. Бигрәк тә кагыйдәләре гел үзгәреп тора торган базарда  кыен.

Шул ук вакытта кибетләрдә сөт продукциясен сатуның гомуми күләме элеккеге дәрәҗәдә калган, товар җитештерүчедән производствога керемне киметү, ягъни авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең кереме эшкәртү һәм ваклап сатуга күчкән.

Болар барысы да БР аша безнеп илгә демпинг бәяләре буенча бик күп коры сөт һем атланмай кертелүдә. Аны эшкәртүчеләр күпләп сатып алды һәм сатып алу бәяләрен киметте.

Кайчагында чит ил чималының бәясе 10-11 сум/литрга кадәр төште, бу агымдагы вәзгыятьтә безнең илдә 1 литр сөт җитештерүгә киткән чыгымнан 1,6-1,8 тапкыр кимрәк.

Ә тагын инвестиция өлеше бар – кредитларны түләргә кирәк. Мондый хәлгә кабат юл куярга ярамый.

Без һәрвакыт шуны истә тотарга тиеш: Россиядә сөт базарының потенциаль сыешлыгы - сөт тауарларын 147 млн кеше куллана. Сөт товарларына ихтыяҗ арту халыкның артуы һәм сатып алу сәләте арткан очракта гына мөмкин.

Дәүләтнең грамоталы сәясәте һәм халык тарафыннан сөт куллану дәрәҗәсе тиешле дәрәҗәдә булганда, безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре базарны үз көчләре белән һәм бик тиз сата алачак.

Шул ук вакытта Кытай кул астында, Һиндстан — 1,3 млрд.кеше.

Безнең төп ресурс - ул безнең сөрүлек. Россия җир ресурслары 1,3 миллиард кешене ашатырга мөмкинлек бирә. Без азык-төлекнең иң эре экспортеры була алабыз. Бүген чит илләргә Россия ашлыгы һәм үсемлек майлары кертү җайга салынган инде.

Якын арада безнең ит экспортын арттыра алуыбызга, сыерларның баш санын арттыруда безнең зур потенциалыбызга булуына ышанам. Әмма бу бик кыйммәт һәм тәвәккәлек сорый.

Моның өчен производстволар төзүгә, үзкыйммәтне киметүгә юнәлтелгән аерым программалар кирәк.  Чит ил базарларын алга этәрү бизнесы гына алып барылмасын, ә  барлык этапларда да дәүләт ярдәме булсын иде.

Әгәр без 2-3 ел дәвамында илдә мондый тотрыклылыкны тәэмин итсәк, җитештерү күәтләнәчәк, сөт тармагы инвестицияләр кертү өчен җәлеп итәрлек булачак. Бу дөрес сәясәт - ул социаль киеренкелекне төшерә: яңа эш урыннары булдырылачак, лаеклы хезмәт хакы да булачак.

Моның өчен дәүләт чит илдән кертелүче сөт продукциясенә ныклы контроль  тәэмин итәргә һәм импортка билгеләнгән айлык квоталарны сакларга тиеш. Белоруссиядән бары тик җитешмәгән күләмне генә һәм безнең илдә җитештерү үзкыйммәтеннән ким булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта әзер табигый продукциядә коры сөт билгеләү методикасын киң кулланырга һәм чит илләрдән кертелә торган продуктларның сыйфатын күзәтергә, фальсификатлар һәм суррогатлар кертүне тулысынча бетерергә кирәк.

Моннан тыш, климатик факторларны һәм төбәкләрдә барлыкка килгән сатып алу бәяләрен исәпкә алып, ил җитештерүчесенә ярдәм итү дәвам итәргә тиеш. Ул вакытта Россия сөт базары зыян күрмәячәк.

БР өчен Россия базары стратегик яктан мөһим. Әлегә Россия Федерациясендә көз-кыш айларында сезонлы сөт җитешми, безнең белорус коллегаларыбыз үз продукциясен арттыра алалар, әмма моны бик сак һәм җитди, килеп туган базарны зыян китерми генә эшләргә кирәк.

Без инде күптәннән  БРдан сыйфатлы әзер продукция кабул итәр өчен әзер, ә менә коры сөт, май һәм сыр белән бик сак булырга кирәк.

Ел фасылын һәм кулланышны исәпкә алып, тәэмин итүне  катгый үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International