Росреестр күчемсез милек агентлыкларын укыту семинарында катнашты

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Чара кысаларында Татарстан Росреестры вәкиле Росреестр эшчәнлеген җайга салучы законнарга кыскача күзәтү үткәрде, регистрация органына бирү өчен документлар исемлеге, аларны тапшыру ысуллары, шулай ук карау сроклары турында сөйләде.

Күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларында идарәнең суд практикасы һәм күчемсез милеккә дәүләт теркәве туктатылуның һәм баш тартуның төп сәбәпләрен карау белән бәйле сораулар аеруча зур кызыксыну уятты.

Моннан тыш, Вилдан Назыйров электрон теркәлүнең өстенлекләре турында сөйләде, семинарда катнашучыларга барлык кызыксынган затлар өчен үткәрелә торган бушлай белем алу мөмкинлеге турында да искәртте. Татарстан Росреестры махсус акция уздыра-Росреестр белгечләре белән беренче документлар пакетын бир! Анда катнашу өчен, көчәйтелгән квалификацияле электрон-цифрлы имза (ЭЦП) һәм электрон теркәлү өчен документлар пакеты кирәк. Уку үткәрүгә гаризалар rosreestr.tatarstan@mail.ru. электрон почтасы аша кабул ителә.

Документларны электрон рәвештә тапшыруның төп өстенлекләре: гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Росреестр порталында бирергә мөмкин (rosreestr.ru); физик затлар өчен дәүләт пошлинасын 30% ка киметү каралган; теркәлү вакыты нибары 1 көн тәшкил итә!

Матбугат хезмәте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International