Пенсия системасындагы үзгәрешләр турында Федераль законга кул куелды

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Беренче этапта үзгәрешләр 1959 елда туган ир-атлар һәм 1964 елда туган хатын-кызлар, ягъни 2019 елда 60 һәм 55 яшь тулучыларга кагылачак. Күчмә нигезләмәләрне исәпкә алып, алар 2019 елның икенче яртысында яки 2020 елның беренче яртысында 60,5 яшьтә пенсиягә чыгу хокукына ия булачак.

Пенсия яшен арттыру хәзерге пенсионерларга – иминият пенсияләре һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсия алучыларга кагылмый. Алар моңа кадәр булган хокуклар һәм ташламалар нигезендә тиешле пенсия һәм социаль түләүләр алуны дәвам итәчәк. Моннан тыш, ел саен индексацияләү хисабына эшләмәүче пенсионерларның пенсия күләмен инфляциядән шактый югары арттыру каралган-Россия Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указы нигезендә индексациянең уртача күләме аена мең сум яки елына 12 мең сум тәшкил итәчәк.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы элек бирелгән һәркем өчен саклана. Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләргә вакытыннан алда чыгу тулысынча үзгәрешсез кала. Гражданнар авиациясе пилотлары, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, биш балалы хатын-кызлар, күрү буенча инвалидлар, инвалидларның ата-аналары һәм опекуннары, башка гражданнар өчен дә шулай ук үзгәрми. Инвалидлык буенча пенсия тулы күләмдә саклана. Эшкә сәләтлелеген югалткан затларга пенсия инвалидлык төркемен билгеләгәндә яшенә бәйсез рәвештә билгеләнә.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу буенча элеккеге ташламаларны саклап калудан тыш, пенсияне пенсия яшеннән  иртәрәк билгеләү өчен яңа өстәмәләр кертелә. Пенсиягә чыгу хокукы ике елга иртәрәк 37 ел стажы булган хатын-кызларга һәм 42 ел стажы булган ир-атларга биреләчәк. Өч яки дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызлар пенсиягә вакытыннан алда өч яки дүрт елга алданрак чыга алачаклар.

Күчеш чоры дәвамында пенсия яшен арттыру буенча 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булган барлык федераль ташламалар да сакланып калачак. Элеккечә хатын - кызлар 55 яшькә җиткәннән соң, ир-атлар, 60 яшькә җиткәч, алардан файдалана алачаклар. Шул ук вакытта элеккеге пенсия яше кысаларында тупланма пенсия һәм пенсия тупланмаларын түләүнең башка төрләрен билгеләү сакланып кала.

Пенсия алды яшендәге чикләр 2 елдан 5 елга кадәр арта – бу чор дәвамында пенсия алды яшендәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаучы яңа өстәмә гарантияләр каралган. Элеккеге кебек үк, алар эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк пенсиягә чыга ала.

Авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерлар өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясен түләүгә 25 процент күләмендә өстәмә түләү кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International