Район үзәгендә күп еллар буе хезмәт иткән оешма-предприятиеләре инде булмаган, шулай ук читтән күченеп кайткан пенсионерлар күп. Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты Өлкәннәр көне уңаеннан аларның берсен дә игътибарсыз калдырмау өчен тырышты. Өлкәннәргә күчтәнәчләр әзерләүдә район үзәгендәге хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр зур өлеш кертте. Шулай ук якташыбыз Иван Казанков җитәкчелегендәге “Звениговский” хуҗалыгы, “Хузангай” җәмгыяте күп ярдәм күрсәттеләр.
Түбән Биктимердә исә өлкән абый-апалар авыл клубына бәйрәм табынына чакырылды. Аларга биредә мул өстәлләр әзерләнгән иде, күңелле концерт күрсәтелде. Җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнән таралганда һәркайсына тәм-том тутырылган пакетлар да өләштеләр. Өлкәннәр бәйрәмне оештыручыларга бик рәхмәтле булды.