Балык һәм балык продукциясе аша тапшырыла торган гельминтозларны профилактикалау

2018 елның 19 октябре, җомга

Россия Федерациясе территориясендә дифиллоботриоз йоктыруның чагыштырмача югары куркынычы булган 6 елга һәм күл зонасы бүлеп бирелә:

Төньяк-Көнбатыш, Идел-Кама, Обь-Иртыш, Енисей-Лена, Ерак Көнчыгыш Һәм Кара диңгез-Азов.

Дифиллоботриоз – ашкайнату трактының югары бүлеге функцияләрен бозып, ә авыр очракта анемия үсеше белән характерлана торган хроник эчәк биогельминтозы. Кеше организмында паразитлаучы гельминтларның иң эресе-киң тасма сыман Diphyllobotrium latum.

Дифиллоботриоз диагнозын авыру кешенең фекалияләрендә гельминт йомыркасы һәм аның тозлы (тән) фрагментларын ачыклау нигезендә билгеләнә. 70-80% очракта пациентлар паразит фрагментларының тәэсирен олы йомыш вакытында үзләре дә сизә.

Кеше яхшылап эшкәртелмәгән, тиешле дәрәҗәдә тозланмаган балык ( тиз арада күмердә  кыздырырылган, вертелга утыртылган  балыкны учакта яндыру) һәм уылдык белән  зарарлана.

Иң  дифиллоботрияләр белән зарарланган булып түбәндәге төр балыклар санала: чуртан, ташбаш, шамба, алабуга.

Авыруның төп билгеләре: корсактагы туктаусыз авырту, метеоризм, косасы килү, йомышның тотрыксызлыгы, аппетит булмау, кайвакыт аппетитның артуы,  тиредә  аллергик тимгелләр, эчнең өрелүе, аеруча клиник очракларда – көчсезлек, баш авырту, эшкә сәләтлелекнең кимүе, тын кысылу, баш әйләнү, склер субиктериялелек, витаминнар алмашы бозылу, авыр очракларда - анемия.

Дифиллоботриозны дәвалау инфекционист яки участок табибы күзәтүе астында махсус препаратлар белән башкарыла, авыр очракларда – хастаханәдә.

Балык аша күчүче тагын бер паразитоз-гепатобилир системасының һәм ашказаны асты бизенең зарарлануын характерлаучы описторхоз, биогельминтоз.

Авыру чыганагы - Opistorchis felineus. Тапшыру - дифиллоботриоздагы кебек үк.

Профилактика һәм көрәш чаралары.

Дифиллоботриоз һәм описторхоз белән көрәштә, беренче чиратта балык тотуда  һәм балык эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләрен, елга судноларының йөзү составын һәм башка авыру йоктыру куркынычы булган төркемнәрне ачыклау һәм дәвалау зур роль уйный. Бу төркемдәгеләрне елга 2 тапкыр тикшерергә киңәш ителә: сезон башланыр алдыннан  һәм балык эшкәртү сезоны тәмамланганнан соң.

Дифиллоботриоз һәм описторхоз авыруы үзәкләрендә, паразитның башлангыч хуҗасы булырга мөмкин булган этләрне һәм мәчеләрне дегельминтацияләргә кирәк.

Дифиллоботриоз һәм описторхоз профилактикасы итеп балык һәм уылдыкны җентекләп кулинар эшкәртүне санау мөһим.

  1. Лентец личинкаларыннан балыкны зарарсызландыру ирешелә:

* балык төренә карап 50-72 сәгать эчендә балыкны 12º тан алып 30º ка кадәр туңдыру;

* билгеле бер режимнардатозның балык массакүләм өлеше 8дән 14% ка кадәр җиткәндә һәм тозлау дәвамлылыгы 14 тәүлек чамасы, температура 2-4º  булганда.

 

*балык уылдыгын тозлаганда тоз күләме балык авырлыгының 12% тан 6% на кадәр, температурасы 15-16º С , дәвамлылыгы - 30 мин. - 12 сәгать (җылы тозлау); температурасы 5-6ºС һәм тоз күләме балык авырлыгының 12% тан 6% ка кадәр, дәвамлылыгы 1-12 сәгать эчендә. (салкын тозлау).

2. Балыкларның описторхис личинкаларыннан зарарсызлануына ирешелә:

* билгеле бер режимда балыкны 28ºтан алып 40ºка кадәр 32-37 сәгать дәвамында туңдыру;

* билгеле бер режимда вак балыкта тозның күләме балык массасының 14% ы һәм тозлау вакыты 10 тәүлектән дә ким булмаска тиеш, 25 смкадәр балыкларны кимендә 21 тәүлек, 25 смдан артыграк балыкларны 40 тәүлектән артык тотарга кирәк.

 

Туңдыру яки тоз режимнарын тәэмин итә алмаганда, аны кайнар термик эшкәртүдән яки стерильләштерүдән (консервлардан) соң гына кулланырга кирәк.

 

Өй шартларында балыкны кисәкләргә бүлеп кайнаганнан соң 20 минуттан да ким, балык пилмәннәре кайнаган мизгелдән 5 минуттан да ким пешермәскә кирәк

 

 Балыкны һәм балык котлетларын күп микъдардагы майда зур булмаган кисәкләрдә 15 минуттан да ким кыздырмаска кирәк. 100 граммга кадәрле зур балык кисәкләре 20 минуттан да ким булмаган вакытта кыздырылырга тиеш. Вак балыкны15-20 минут дәвамында кыздырырга була.

 

Балык пирогларын 45-60 мин пешерергә кирәк.

 

Балык тозлаганда 10 кг балыкка 2 кг тоз алырга кирәк. Тозлауның сроклары югарырак күрсәтелгән.

Балыкны чи килеш, кыска вакытлы толанган килеш һәм чи алык фаршын ашарга ярамый.

 

Этләр һәм мәчеләргә кыздырылмаган балык ашатуга юл куймау, шулай ук сулыкларны пычратудан саклау да профилактика чаралары булып тора.

 

Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Нурлат территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты А. Ф. Абзалов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International