Торак һәм бакча йортын теркәү өчен кирәкле документлар

2018 елның 19 октябре, җомга

Җирле үзидарә органына мөрәҗәгать иткәндә, Россия Төзелеш министрлыгы раслаган формалар буенча төзелгән тиешле хәбәрнамәләрне тапшырырга кирәк. Алар барысы җиде, гражданнарга түбәндәге формаларга игътибар итәргә кирәк:

- шәхси торак төзелеше яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамә формасы;

- шәхси торак төзелеше яки бакча йорты объектын планлаштырылган төзү яки реконструкцияләү параметрларын үзгәртү турында хәбәрнамә формасы;

- шәхси торак төзелеше яки бакча йортын төзеп бетергәннән яки реконструкцияләүдән соң хәбәрнамә формасы.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатып узганча, хәбәрнамәгә законнар буенча  каралган документлар исемлеге дә беркетелергә тиеш.

Әйтик, башта шәхси торак төзелеше яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамә җибәргәндә түбәндәге документларны теркәргә кирәк:

  1. күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән очракта, җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документлар;
  2. планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамә төзүче вәкиле тарафыннан җибәрелгән очракта, төзүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ;
  3. төзүче чит ил юридик заты булса, чит ил законына тәңгәлләштереп юридик затның дәүләт теркәве турындагы документлары рәсми рәвештә рус теленә күчерелгән булырга тиеш;
  4. әгәр шәхси торак төзелеше яисә бакча йорты объектын төзү яки реконструкцияләү федераль яисә региональ әһәмияттәге тарихи җирлек территориясе чикләрендә планлаштырыла икән, шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йортының тышкы кыяфәтен тасвирлау (объектның параметрлары, әлеге объектның тышкы кыяфәтен билгели торган төзелеш материаллары) күрсәтелә.

 

Төзелеш яки реконструкция эшләре тәмамланганнан соң, гражданин бер ай эчендә шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки үзгәртеп коруны тәмамлау турында хәбәрнамә җибәрергәндә түбәндәге документлар булырга тиеш:

  1.  әгәр төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә төзүче вәкиле тарафыннан җибәрелгән булса, төзүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ;
  2. төзүче чит ил юридик заты булса, чит ил законына тәңгәлләштереп юридик затның дәүләт теркәве турындагы документлары рәсми рәвештә рус теленә күчерелгән булырга тиеш;
  3. кадастр инженеры тарафыннан төзелгән техник план (электрон рәвештә);
  4. җир участогы хокукына ия кешеләр арасында төзелгән яки реконструкцияләнгән объектка яисә бакча йортына гомуми өлешле милек хокукында аларның өлешен билгеләү турындагы килешү, әгәр индивидуаль торак төзелеше объекты яисә бакча йорты төзелгән яисә реконструкцияләнгән җир кишәрлегенә гомуми өлешле милек хокукында ике һәм күбрәк гражданныкы яисә күп кенә затларның арендага хокукы булса, җир участогы хокукына ия кешеләр арасында төзелгән яки реконструкцияләнгән объектка яисә бакча йортына гомуми өлешле милек хокукында аларның өлешен билгеләү турындагы килешү.

 

Төзелеш яки реконструкция тәмамлануы турында белдерү белән бергә, хокукны теркәгән өчен дәүләт пошлинасы түләү турындагы мәгълүматны кертелергә тиешлегенә дә игътибар итәбез.

 

Дәүләт регистраторы шулай ук вәкаләтле башкарма органнар төзелешне тәмамлау турында хәбәр биргәннән соң җиде эш көне эчендә (төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә) күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен документларны теркәү органына электрон рәвештә җибәрәчәкләрен искә төшерде. Шулай итеп, гражданнарга КФҮ аша Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, алар өченбу эшне муниципаль хакимият органнары башкара.

 

Матбугат хезмәте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International