Әлки районы Базарлы Матак авылы үзәгендәге урамнарда агачлар утырттылар.

2018 елның 20 октябре, шимбә

Район үзәгендә 67 урам бар. Аларның күбесендә яшелләндерү эшләре узган ел ук башланган иде инде. Быел исә бигрәк тә күп эшләнгән. Хәзер яшь агачларны кардан һәм җилдән сакларга, алар өчен терәкләр ясарга кирәк. Күп кенә оешмалар беркетелгән урамнарда агачлар утыртып кына калмадылар, аларны колышларга да ышанычлы итеп бәйләделәр дә. Кайгыртсак, бу агачлар авыл урамнарын да бизәр, һава да чистарак булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International