Әлки районында силос салу төгәлләнде

2018 елның 20 октябре, шимбә

Хәзер “Кызыл Шәрык-Агро” комбайнна­ры бөртек өчен кукуруз суктыруда эшлиләр. Быел әлеге культура 5471 гектар били. Әлегә шуның 2 мең гектарыннан кукуруз бөртеге суктырып алынган. Уңыш гектардан уртача 42,6 центнер чыга.

Шулай ук район кырларында 11915 гек­тарда игелгән көнбагышны суктыру дәвам итә. Әлеге мәйданның 7556 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Механизаторлары­быз көн саен 200 әр гектар мәйданда бу кыйммәтле май культурасын суктыралар.

Басуларда туңга сөрү эшләре дә дәвам итә. Көзеннән 60 мең гектар җир эшкәртелеп калырга тиеш булса, шуның 45 мең гекта­рында эш башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International