Ачык сервитут торак пунктлар һәм җир кишәрлекләре чикләре кисешү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Мәгълүматлар БДКРна кертмәү сәбәпләренең берсе- кадастрда исәпкә алынган торак пунктларның чикләре линияле объектларны (газүткәргечләр, нефть үткәргечләр,  җылылык челтәрләре һ.б.)  урнаштыру өчен билгеләнгән  җир участоклары чикләре белән кисешүе.

Бу проблема ачык сервитутны рәсмиләштерү һәм җир кишәрлеген кадастр исәбеннән алу юлы белән хәл ителергә мөмкин. Мондый мөмкинлек агымдагы елның 1 сентябрендә үз көченә кергән 341-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралган. Ул, аерым алганда, линияле объектларны урнаштыруны гадиләштерде.

Юридик затлар хәзер җир участогыннан срогы чикләнмәгән файдалану яки  сервитутка аренда хокукын  рәсмиләштерә алалар. Тик Җир кодексы корылмаларны җир белән файдалануның мондый ысулын урнаштыру мөмкинлеген биргән очракта гына. Шул ук вакытта тагын бер шарт үтәлергә тиеш-милек белән  оператив идарә итү яки хуҗалык алып бару хокукы 2018 елның 1 сентябренә кадәр рәсмиләштерелгән булырга  тиеш.

.Җир кишәрлеген  яңадан рәсмиләштергәннән соң кадастр исәбеннән  алыначак. Бу очракта чикнең кисешү проблемасы да хәл ителәчәк.

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары ачык сервитутны билгеләү буенча вәкаләткә ия.

Ачык сервитут турында белешмәләр ТР буенча Кадастр палатасы чикләренең реестрына халыкка сервитут билгеләү турында Карар кабул ителгәннән соң 15 эш көне эчендә һәм Вәкаләтле органнан аның чикләре турында белешмәләр кертелә. Ул, үз чиратында, аны хокукларны теркәү органына кабул ителгән көннән соң 5 эш көне эчендә җибәрә.

 ТР буенча Кадастр палатасы чикләренең реестрына ачык сервитутны билгеләү турында Карар кабул ителгәннән соң һәм  Вәкаләтле органнан аның чикләре турында белешмәләр биргәннән соң 15 эш көн эчендә аның чикләре турында белешмәләр кертелә. Ул аны, үз чиратында,  кабул ителгән көннән соң 5 эш көне эчендә хокукларны теркәү органына  җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International