23 октябрь көнне Хузангай авыл клубы, китапханә һәм музей хезмәткәрләре бергәләп, Комсомолның 100 еллыгына багышланган "Комсомолдан аерылмам" дип аталган саф һавада әдәби утырыш оештырдылар. Чараның төп максаты дәүләт һәм җәмгыять игътибарын яшь буын проблемаларына җәлеп итү, яшьләргә әхлакый һәм физик тәрбия бирүне көчәйтү, комсомол ветераннарын яшьләр белән эшләүгә тарту.