Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе әле һаман да шикләнгән республика халкына мөрәҗәгать итә!
Көчле вируслы респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан түбәнрәк, грипп белән авыручылар саны теркәлмәгән. Иммунитетны чыныктыру өчен 1,5 атна вакыт кирәк, шуңа күрә нәкъ менә хәзер грипп эләктермәс өчен үзеңә һәм балаңа прививка ясатырга вакыт!
Вакцинация-мәҗбүр итү түгел! Вакцинация-ышаныч билгесе!
Хәтта "Риск төркеме”нә кермәсәгез дә прививка ясарга кирәк! Бигрәк тә, әгәр сезнең янәшәгездә 6 айга кадәр балалар һәм йөкле хатын-кызлар, ниндидер сәбәпләр аркасында прививка ясата алмаучылар булганда! Алар өчен грипп иң авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин!
Исегездә тотыгыз: грипп бик җитди өзлегүләре белән куркыныч - пневмония, үпкә абсцесслары, миокардит, энцефалит, менингит, шулай ук синусит, отит, ангина. Авыруларның 65% ы бер ай дәвамында грипп синдромы - талчыгу, сүлпәнлек, акыл һәм физик сәләтне югалту барлыкка килергә мөмкин.
Прививканы алу өчен мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән урын буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Предприятие һәм оешма җитәкчеләре медицина оешмаларына мөрәҗәгать итә алалар. Шартлар булганда, сезнең предприятиедә хезмәткәреләрнең эш урыннарында медикларның прививка бригадалары прививкалар ясый. Теләсә кайсы коллектив әгъзаларының 70-80% грипп вакцинациясе үтсә, бу коллективта авыручылар санын бер – ике генә яки бөтенләй булмаска мөмкин. Үз хезмәткәрләренә прививка ясатып, сез авыру куркынычын киметеп кенә калмыйча, авыр нәтиҗәләргә һәм үлем очракларын да кисәтәсез, бизнеста икътисади югалтуларны, грипп һәм ОРВИ эпидемиясе чорында авыручылар өчен түләүне дә булдырмый калырга булышасыз.
Иртәгегә калдырмагыз, прививканы БҮГЕН ясатыгыз!
Сәламәт булыгыз!
Нурлат территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Абзалов А. Ф