Авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018 елның 24 октябренә барлыгы 33150 га (92%) урылган, шул исәптән көзге бодай 16251 га (100 %), борчак 1744 га (100%), көзге арыш 714 га (100 %), арпа 5924 га (100%), солы 2454 га (100%), тритикале 237 га (100%), сабан бодае 555 га (100%), вика 277 га (100%), чечевица 146 га (100%), карабодай 2284 га (100%), бөртеккә кукуруз 2564 га (47%). Барлыгы 94316 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш 1 гектардан 28,5 цн.

Көнбагыш 9889 га (83%) урылган, 16724 тонна суктырылган. Туфракны төп эшкәртү 46,8 мең га мәйданда башкарылган (78 %). 33 агрегат эшли.

97571 тонна сенаж, 120715 тонна силос, 6009 тонна печән әзерләнде, 57466 тонна терлек азыгы әзерләнде, яки 1 шартлы баш терлеккә 22,1 цн а/б. Салам 19672 тонна әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International