Әлки җирле бүлекчәсендә партиянең беренчел бүлекләре гомуми җыелышлары башланды.

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Әлки җирле бүлегендә беренчел бүлекләренең дүртенче квартал гомуми җыелышлары башланды.  Алар Апак, Борискино, Югары Колчурино, Карга беренчел бүлекләре тарафыннан үткәрелгән инде.

Беренчел бүлекләрнең җыелышларында ноябрь аенда булачак «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе конференциясенә делегатлар сайланды.

Шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясенең беренчел бүлекләрнең әлеге әгъзалары «Бердәм РОССИЯ»партиясенең туган көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар үткәрү турында фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International