Кошки авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы узды.

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрь көнне Төгәлбай авыл клубында Кошки авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Төгәлбәй халкы үзара салым җыйды, ләкин менә кошкилылар бурычлы, салым суммасы тулысынча җыелмаган. Ул ел башында салым җыюның мөһимлеген ассызыклады, чөнки " бер сумга дүрт сум" субсидиясе инде 2 кварталда ук алынырга мөмкин, ягъни эшне җәй көне үткәрергә мөмкин. 2019 елда җыелачак үзара салымга максатлар әйтелде. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International