Иске Матак авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрь көнне Иске Матак авылында Иске Матак авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Ул ел башында салым җыюның мөһимлеген ассызыклады, чөнки " бер сумга дүрт сум" субсидиясе инде 2 кварталда ук алынырга мөмкин, ягъни планлаштырылган эшләрне җәй көне үткәрергә мөмкин. 2019 елда үзсалым җыелачак максатлар әйтелде. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International