Әлки районы вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкәдә катнаша

2018 елның 27 октябре, шимбә

Безнең товар җитештерүчеләр шәһәрлеләрнең төрле товарларга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Алар ярминкәгә азык-төлек продуктларын күбрәк алып килергә тырыша, чөнки аларга ихтыяҗ һәрвакыт зур. Быел районга ярминкә үткәрү өчен зур мәйдан бирелде.

Шәһәрлеләр түземсезлек белән авыл бүләкләрен көтә. Бу юлы да сатуга бәрәңге , төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш, ярымфабрикатлар, ярмалар, ит, ашлык һәм сөт кертелгән иде.

Ярминкәдә үз товарлары белән катнашырга теләгән һәркемгә авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International