Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан Лев Миндрюков, комсомол район комитетының элеккеге секретарьлары, активистлар, шулай ук гимназия укучылары, "Йолдыз" клубы әгъзалары чакырылган иде. Музей хезмәткәрләре бик күп кызыклы экспонатлар күрсәттеләр, Комсомол тарихы турында сөйләделәр. Кунаклар да үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Комсомол турында җырлар яңгырады. Кичә бик яхшы, якты тәэсирләр калдырды