Айрат Хәйруллин икмәккә бәяләр арту белән бәйле хәлне шәрехләде

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ябык киңәшмәсендә алар дотацияләр сорадылар, әмма әлегә уңай хәл итүгә ирешмәделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының вәгъдәләренә карамастан, ел азагына кадәр социаль икмәк бәясе үзгәрмәячәк дигән вәгъдәләренә карамастан, октябрь уртасыннан «Дарницкий», «Сельский» һәм «1 сортлы оннан бодай икмәгенең бәяләре артты.

Шул ук вакытта Россиядә, Росстат мәгълүматлары буенча, 15 октябрьгә бодай оныннан пешерелгән икмәккә уртача куллану бәяләре, ел башыннан 3% ка артып, 47,4 сум тәшкил иткән. Арыш-бодай оныннан килгән икмәк шулай ук килограммы өчен 3% ка — 46,96 сумга кадәр кыйммәтләнде. РФ Монополиягә каршы федераль хезмәтнең матбугат хезмәтендә аларга икмәккә бәяләр арту уңаеннан гражданнардан шикаятьләр керүен әйтәләр инде. Үз чиратында ведомство төбәк идарәләренә бәяләрне контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Түбән Кама сайлау округыннан сайланган Айрат Хәйруллин фикеренчә, социаль әһәмиятле продуктларның бәясен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга кирәк.

"РФ профицитлы Дәүләт бюджеты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә азык-төлек бәяләренең, шул исәптән икмәк-күмәч эшләнмәләренә дә артуын туктату өчен,  ярдәм итүгә өстәмә акча бүлеп бирергә мөмкинлек бирә. Эш беренче карашка гына гади кебек. Бер яктан, бүген 1 бөтен икмәк күп дигәндә 4-5 сум тәшкил итә, алга таба он тарттыручыларның, логистика, ваклап сату челтәрләре чыгымнары арта, энергия чыганаклары нык кыйммәтләнде. Ягъни җитештерүнең үзкыйммәте, әлбәттә, артты», - дип аңлата Айрат Хәйруллин.

Икмәк комбинатлары шулай ук бензин кыйммәтләнүгә, электр энергиясенә тарифлар артуга, онның бәясе артуга, инфляция һәм сумның йомшартылуына бәйле рәвештә бәяләрне арттыру кирәклеген аңлаталар.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары ассызыклавынча: «Азык-төлек югары сыйфатлы булсын, аны төрле түбән сыйфатлы суррогатлар белән баетуга  этәргеч булмасын һәм продукциянең ассортименты киң булсын өчен, бөтен дөньяда авыл хуҗалыгын субсидияләү системасын кулланалар».

Безнең комитетта булган экспертлар исәпләвенчә, 2018 елда авыл хуҗалыгында чыгымнар якынча 120 миллиард сумга артачак. Ә табыш дәрәҗәсе, мөгаен, уңышның түбән булуы һәм базар конъюнктурасы начар булуы сәбәпле, берничә процентка кимрәк булыр, дип сөйләде Айрат Хәйруллин. Шул ук вакытта  бүген, мәсәлән, сөт җитештерүчеләрнең, чыгымнар артса да, үз продукцияләрен былтыргыга караганда 3,5-4 сумга арзанракка саталар, дип билгеләп үтте.

Аграр комитет рәисе урынбасары Россия хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итә алыр дигән ышаныч белдерде. Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Хөкүмәткә киләсе елга бу максатларга бюджет тарафыннан раслануга өстәмә рәвештә 60 миллиард сум акча бүлеп бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте инде, дип сөйләде Айрат Хәйруллин.

«Бүген безнең бюджет профицитлы, һәм мондый мөмкинлек бар. Һәм без моңа бик нык ышанабыз. Мондый чара азык - төлек бәяләренең, шул исәптән икмәк-күмәч эшләнмәләренә дә артуын туктатып торачак», - дип ассызыклады ул. – Татарстан хөкүмәте, үз чиратында, социаль киеренкелекне киметү буенча кирәкле чаралар күрер дип уйлыйм.

Азык-төлеккә бәяләр үсешен тоткарлау, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дизель ягулыгын һәм электрны арзанайтуның махсус эшләнгән механизмына да ярдәм итәчәк, дип саный Айрат Хәйруллин.

"Бу дөнья практикасы, - дип сөйләде депутат. - Ягулык бик кыйммәт булган Германиядә, мәсәлән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен махсус бәя буенча билгеле бер күләмдә ягулык бирелә (һәм бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм югары булуга да карамастан!). Ягулык салу оешмасында бу ягулыкны башка төскә буыйлар. Сүз уңаенда, анда субсидия ягулыгын яңадан сатканнар җинаять җаваплылыгынантартыла», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International