Юхмачы урта мәктәбе активистлары “Россиянең бөек исемнәре " Бөтенроссия акциясенә кушылды

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

27 октябрь көнне Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбе «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Тере тарих» республика проектын тормышка ашыру кысаларында «Россиянең бөек исемнәре»Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәктәпнең «Җиңү волонтерлары» волонтерлар отряды, «Юнармия» хәрәкәте активистлары һәм отряд вожатыйлар 3 нче сыйныф укучылары өчен Советлар Союзы Герое Чулков Алексей Петровичка багышланган Сугышчан Дан залының мәктәп музеена экскурсия оештырдылар. Балалар якташыбыз Советлар Союзы Герое Чулков Алексей Петрович турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International