29 октябрь көнне район мәдәният йортында Комсомолның оешуына 100 ел тулуга багышланган "Комсомол-яшь кенә түгел…»дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Аңа төрле буын комсомоллары җыелды. Очрашу дәвамында комсомол җырлары яңгырады. Бик кызыклы «Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам» дигән ил һәм авыл комсомолы тарихы турындагы китап һәм фотосурәтләр күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Бу чарага килгән һәркем, һичшиксез, әлеге күргәзмәгә килеп, аның экспонатларын, шул исәптән сакланып калган комсомол билетларын һәм хәтта исәп карточкаларын игътибар белән карады.