10 елдан артык Түбән Әлморза мәчете имамы булып эшләгән Саттаров Насыйбулла Минсабир улы үз теләге белән вазифаларыннан азат ителде. Мәчетнең яңа имамы итеп мәхәллә кешеләре бертавыштан Мөхәммәтҗанов Фәрит Мәсхүт улын сайладылар.
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Ремис Сәлахов Насыйбулла Саттаровка озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр һәм яңа сайланган имамга эшләрендә уңышлар теләделәр.