Татарстан Росреестры кадастр инженерлары өчен тәрәзә ачты

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Моннан тыш, атнаның һәр пәнҗешәмбнсендә гражданнарны күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә кую сораулары буенча кабул итү алып барыла.

Казанлыларга шулай ук түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Авангард ур., 74, 2 нче подъезд, ә республика муниципаль берәмлекләре халкына –Татарстан Росреестрының тиешле территориаль бүлегенә, аларның адреслары белән  сылтама буенча танышырга мөмкин. Кабул итү вакыты барысы өчен дә бертигез, пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр.

"Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан республикада дәүләт хезмәтләренең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру буенча даими эш алып барыла , без гражданнарның һәм күчемсез милек базарында профессиональ катнашучыларның милекне рәсмиләштергәндә нинди кыенлыкларга юлыгуын даими күзәтеп торабыз һәм аларны хәл итү өстендә эшлибез", -  дип аңлатма бирде Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Адда Зәйдуллина.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International