КФҮ күчемсез милек реестрыннан өземтәләрне раслаячак

2018 елның 2 ноябре, җомга

Хәзер ТР буенча Кадастр палатасы ЕГРНнан КФҮкә электрон рәвештә күчермәне тапшырачак, ә «Минем документлар» офислары хезмәткәрләре нөсхәне кәгазьдә төзиячәк. Күпфункцияле үзәк мәгълүматларның үзгәрмәвен тәэмин итәргә, электрон култамганың чынлыгын тикшерергә, шулай ук тиешле мәгълүмат системасыннан өземтәне бастырырга тиеш.

Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ директоры Ленара Мозаффарова аңлатып узганча, КФҮ хезмәткәре раслаган документлар теркәү органы хезмәткәре тарафыннан имзаланган кәгазь документ белән тигез юридик көчкә ия. "Күп функцияле үзәкләргә мондый вәкаләтләрне бирүләре КФҮнең дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча җитди институт булуын һәм аңа ышанырга мөмкин булуын дәлилли. Безнең учреждение хезмәткәрләре Пенсия фонды, Эчке эшләр министрлыгы белешмәләрен, электрон ведомствоара хезмәттәшлек системасында салым хезмәте реестрыннан өземтәләрне раслый инде», - дип ассызыклады ул.

Теләге булганда мөрәҗәгать итүче ЕГРНнан мәгълүматларны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланып теркәү органы хезмәткәре тарафыннан таныкланган электрон документ рәвешендә алырга яки аны мәгълүматлар бирә торган оешма мөһере белән кәгазьдә алырга мөмкин. Бу очракларда документ гариза бирүчегә электрон яки гадәти почта аша җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International