30 октябрь көнне Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “С. М. Лисенкова исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее " муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде. Чарага Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары чакырылган иде. Музей хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, әлеге бәйрәмнәргә багышланган фильм күрсәттеләр, викториналар үткәрделәр, тематик күргәзмәләр белән таныштырдылар. Чара ватанпәрвәрлек һәм Туган илгә мәхәббәт рухында узды