С. М. Лисенков исемендәге музеда Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Чарага Әлки районының Ветераннар советы, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, БМУГББМ  укучылары, Шәйхетдинова Радия Шәфыйк кызы җитәкчелегендәге балалар иҗат йорты түгәрәкләренә йөрүчеләр чакырылган иде.  Музей хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, фильм күрсәттеләр, әлеге бәйрәмнәргә багышланган викториналар үткәрделәр. Шулай ук тематик күргәзмәләр белән таныштырдылар, барлык заллар буенча экскурсияләр үткәрделәр. Чараның максаты: яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында, Ватанга мәхәббәт, ватаныбызга һәм тарихи дәүләтебезгә хөрмәт тәрбияләү. Балалар ветераннар чыгышын зур энтузиазм белән тыңладылар , викторина сорауларына җавап бирделәр, музей экспонатларын кызыксынып карадылар.  Чара ветераннар өчен чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International