2 ноябрь көнне Иске Салман авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп Халыклар бердәмлеге көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрделәр. Килүчеләр бәйрәмнең тарихы, аның геройлары белән таныштылар. Россия тарихында әлеге истәлекле датага багышланган фильмны зур кызыксыну белән карадылар