31 октябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары ТР Дәүләт Советында булдылар. Сәфәр өчен активистлар, спортчылар, җырчылар, робототехника һәм уку алдынгылары сайлап алынды. Алар Дәүләт Советы музеенда булдылар, Дәүләт Советы утырышлары кайда һәм ничек бара, әлеге бина стеналары артында нинди чаралар уза, аның составы һәм структурасы турында белделәр. Шулай ук төркем Кремльдә дә булды. Экскурсия өчен укучылар Дәүләт Советы депутаты Воропаевка Т. В., мәктәп һәм район администрациясенә рәхмәт әйтәләр.