2 ноябрь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре, район хәрби комиссариаты белән берлектә, армиягә чакырылучыларны тантаналы төстә озату үткәрделәр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның "Армиягә китә егетләр” көне бөтен районнан армиягә алынучыларны җыйды. Әлки муниципаль районы башлыгы А. Ф. Никошин булачак Ватан сакчыларына хәер-фатихасын бирде. Район хәрби комиссары В. П. Лаврентьев, контракт хезмәте хәрбиләренең ата - аналары һәм бу көздә армияхезмәтеннән кайткан солдат үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Булачак солдатлар өчен дәртле җырлар һәм биюләр башкарылды