Балаларны транспортка ташу кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды

2018 елның 4 ноябре, якшәмбе

Ул 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге киң масштаблы акция барышында юлларда балалар травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәреләчәк. Кичә, 30 октябрьдә, рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре төрле хокук бозуларны ачыклады.

Ике очракта балаларны йөртү кагыйдәләре бозылган. Ике очракта да сабыйларны махсус утыргычлар кулланмыйча йөртүләр белән бәйле. Әлеге таләпләрне бозган өчен җәза катгый – өч мең сум күләмендә штраф салу каралган.

Кызганычка каршы, кайвакыт балалар үзләрен куркыныч астына куялар. Мәсәлән, рейд үткәрелгән көнне яшүсмерләрнең юл аша чыкканда кагыйдә бозуының ике очрагы теркәлгән. Аларга кисәтү ясалган иде, ә бу балалар укыган мәктәпләргә “Тукта: тормышың куркыныч астында!”дигән исемле язмалар җибәрелгән. Уку йортларында шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International