Тантанага район үзәге һәм авыллардан бик күп кешеләр килгән иде. Һава торышы да бәйрәмчә - кояшлы һәм җылы булды.
Уен мәйданчыкларында балалар күңел ачты. Шул ук вакытта әкият персонажларына киенгән мәдәният хезмәткәрләре алар белән кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Спорт тренажерлары да буш тормады.
Җыелучылар алдында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул барысын да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлады,сәламәтлек, яхшы кәеф теләде.
Соңгы вакытта Үзәк паркта төзекләндерү эшләре бара. Күп агач утыртылды, газон салынды, фонтан төзелде. Тротуарлы Җәяүлеләр юлындагы брусчатка яңасына алыштырылды. Район җитәкчесе бу мәсьәләгә дә тукталды. Аннан соң Александр Никошин оешма һәм учреждениеләрнең иң яхшы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырды.
Бәйрәмнәр белән әлкилеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов та котлады. Ул ассызыклаганча, халыклар арасындагы бердәмлек һәм дуслык - безнең төп байлыгыбыз.
Бәйрәмне район мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдә концерт номерлары белән дәвам итте.
Ә кич белән паркта бәйрәм дискотекасы оештырдылар