Бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2018 елның 4 ноябре, якшәмбе

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарларының киң ассортименты тәкъдим ителде. "Хузангай» ҖЧҖ вәкилләре бодай (килосы 10 сум) һәм көрпә (7 сум) белән сәүдә иттеләр. Фермерлар һәм шәхси хуҗалык хуҗалары сатып алучыларга 280 сумнан сыер ите, үрдәк һәм күркә түшкәләре - 300 сумнан, казлар 400 сумнан тәкъдим иттеләр.  Сыер итенә дә, кошныкына да сорау зур булды.

Кибет киштәләрендә төрле төрдәге маринланган тере балык, маринланган төрле гөмбә, тозланган ризыклар, алма, төрле яшелчәләр дә бар иде. Килосы 12 сум булган кәбестә “күз ачып йомганчы” сатылып бетте. Шулай ук сөт, эремчек, корт, гөлҗимеш, дүләнә, мәтрүшкә  дә тиз “китте”.

Һәрвакыттагыча, мәктәпләр ярминкәдә актив катнаштылар. Аларның төрле товарлар белән тулы киштәләрен иң алдан бушаттылар.

Кыскасы, ярминкә уңышлы узды. Күпләр биредә арзан бәягә төрле продукция сатып алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International