ЮХИДИ инспекторлары мәктәпләрдә профилактик әңгәмәләр үткәрә

2018 елның 4 ноябре, якшәмбе

Бу максаттан 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр «Көзге каникуллар»оператив-профилактик чаралар үткәрелә. Акциянең максаты – балаларда юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләү, балигъ булмаган җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Бу максаттан районның автоинспекторлары укучылар белән төрле чаралар үткәрәләр. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы, полиция лейтенанты Ринас Җиһаншин Әхмәт, Чуаш Кичүе, Иске Салман мәктәпләрендә ата-аналар җыелышы үткәрде. Ата-аналар алдында чыгыш ясап, инспектор балаларның юлларда куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында сөйләде. Ул җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеген ассызыклады. Бу юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгу куркынычын 70 процентка киметергә мөмкинлек бирә. Балалар өчен төрле формадагы берничә яктылык кайтаручы элементлар куллану яхшы. Мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә барышында бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелде. Юл йөрү кагыйдәләре турында шундый әңгәмәләр Хузангай, Чуаш Борнае, Иске Чаллы мәктәпләрендә дә узды.

Автоинспектор белән очрашу балаларга бик ошый. Алар әңгәмәләрдә актив катнашалар, ЮХИДИ хезмәткәрләренә күп сораулар бирәләр. Киемнәрдә яктылык кайтаручы элементларны куллануның әһәмиятен хәзер  ата-аналар да, балалар да яхшы аңлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International