1 һәм 2 ноябрьдә 2004 елгы укучылар командасы (Галләмов Радик, Садыйков Ильяс, Шәйхетдинова Эльвира һәм Гарифуллина Динара) Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының Яшьармия отрядлары арасында узган "ГТО" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә катнашты. Фестивальдә төрле муниципаль районнардан 25 команда катнашты һәм Базарлы Матак урта мәктәбе командасы фестиваль призеры булды. Шәхси зачетта Гарифуллина Динара 3 нче урынны алды