Акциядә Базарлы Матак халкы, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты. Базарлы Матак урта мәктәбе директоры урынбасары, география укытучысы Роза Галиева хәбәр иткәнчә, диктантны 50 кеше язган. Һәр кеше үзенең белемнәрен Зур этнографик диктант сайтында тикшерә алды. Онлайн-тестта катнашучылар шунда ук фамилияләрне, исемнәрен һәм җыелган баллар санын күрсәтеп дипломнар алдылар.
Этнографик диктант язучыларның уртача яше-37. Иң өлкән катнашучыга-67, иң кечкенәсенә 12 яшь иде. Диктантта 30 сорау иде. Мәктәптә диктант язучылар уртача 76 балл җыйдылар (максималь – 97 балл). Укытучылар Венера Мортазина һәм Оксана Буланкина үзләренең белемнәрен онлайн-тест аша тикшерделәр һәм мөмкин булган 100 балл җыйдылар.
12 ноябрьдә «Географик диктант»Бөтенроссия акциясе узачак. Теләүчеләр аны Базарлы Матак урта мәктәбендә яза ала (сәгать 10.00 да башлана). Биремнәрне интернетта да башкарырга була.