Алпар авылында бәйрәм оештырдылар.

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Алпар авыл җирлегендә соңгы елларда зур җанлану сизелә. Авыл проблемаларын хәл итүдә районнан читтә яшәүче Алпар авылы егетләре зур ярдәм күрсәтә: алар зур эшләрдә башлап йөри, зур ярдәм күрсәтәләр. Хәзер ике зират та өр-яңадан әйләндереп алынган, яңа мәчет төзелгән. Алпарда чишмәләрне төзекләндерәләр, күперләр коралар. Берничә ел элек клуб ремонтланган, һәйкәлләр яңартылган.

Авыл җирлеге башлыгы Риназ Сәлахов-яшь, энергияле җитәкче. Җирлек советы бик күп кирәкле эшләр оештыра: юллар төзелә, спорт һәм уен мәйданчыклары төзелә, урамнарны яктырту һәм авыл халкын су белән тәэмин итү яхшыра.

Өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы шулай ук җирлек җитәкчелеге һәм якташларының уртак тырышлыгы белән оештырылды. Өлкән буынны олылауга Мөнир Шакиров, Рамил Сәлахов, Рифкать Исламов, Рифкать Сәмигуллин, Илдар Хафизов, Тәлгать Әхмәтшин, Фәрит Фәйзуллин, Раил Гатин үзләреннән зур өлеш керттеләр. Әлеге чараны Рифкать Сәмигуллин да оештырды. Ул үзе белән бик күп бүләкләр алып кайткан. Аларны 80 яшьлеген билгеләп үткән авыл халкына тапшырганда,  намуслы хезмәт белән үткән тормыш юлы турында да җылы сүзләр әйтелде.

- Ремонтка, төзелеш эшләренә акча җыярга туры килгәндә, нигездә, безнең кешеләр  матди ярдәмне шатланып күрсәтәләр. Кемдер кайвакыт авыл юкка чыга, юкка гына тырышасың, ди. Мин болай дип җавап бирәм: авылыбыз юкка чыкмаячак, ләкин барыбыз да бергә тырышмасак, үзебез юкка чыгарбыз. Башка Ватаныбыз юк, Әйдәгез, бәйрәмнәрне, Сабантуйларны бергәләп оештырыйк һәм башкарыйк, – диде Рифкать Әсхәтович.

Җыелганнарны район башлыгы Александр Никошин җылы сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, авыл җирлегендә барлык уңай үзгәрешләр үзара аңлашу, якташларга ярдәм итү нәтиҗәсе булып тора, мондый бердәмлекне хуплады.

Казанда яшәүче Илдар Хафизов (сүз уңаеннан, ул да авылдашларын бүләкләр белән сөендерде), Татар Мулла авылыннан Нургали Маннапов, Алпар авылыннан Ринат Насыйбуллин, авыл имамы Рафаэль Гатауллин, аның тормыш иптәше Роза Гатауллина да авылдашларына мөрәҗәгать итеп, мөһим мәсьәләләр турында искә төшерделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Риназ Сәлахов юбилярларга – сатучыларга, терлекчеләргә һәм авылда төрле елларда хезмәт куйган механизаторларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Авыл эшкуары Рәмис Гаязов һәм аның тормыш иптәше Әлфинур авылдашларына яңа тотылган балык тараттылар. Сәдака сыйфатында алар 230 килограмм сазан, чуртан, карпа тараттылар.

Очрашу вакытында бик күп теләкләр дә, эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады.  Шушы авылда туып-үскән хәзер Чистай шәһәрендә яшәүче Габделәхәт Яруллин ветераннарга багышланган шигырен укыды.

Авыл халкы бәйрәм өстәле артында озак  сыйландылар, бер-берсе белән бик теләп аралаштылар. Бәйрәм табынын әзерләүдә Раил Гатауллин, Алсу Гатина, Гөлия Нуруллина, Илсур Гайфуллин, Сәвия Галиуллина, Люзия Гарифуллина, Рузилә Мөнадиева, Сания Гыйматдинова, Рәсимә Мәхмүтова, Гөлфирә Зиннәтуллина катнашты. Алар әзерләгән аш-су белән 130лап кеше сыйланды. Соңыннан барысы бергә тамаша залында концерт карадылар. Сәхнә йолдызлары Руслан Кираметдинов һәм Илмира Нәгыймова башкаруындагы җырлар көчле алкышларга күмелде.

Бәйрәм кунаклары бик канәгать калдылар. Минем янга Мәклифә апа Мотыйгуллина килеп: «Улым, газета аша Ринат Сәлаховка һәм Рифкать Сәмигуллинга, якташларыбызның һәркайсына җылы сүзләре, мул сыйлары һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт җиткер», - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International