Юхмачы мәктәбендә "Кояшкай”мәктәп яны лагере эшләде

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Юхмачы урта мәктәбе базасында Көзге каникуллар чорында «Кояшкай " мәктәп яны лагере эшләде. Лагерьның эше тәрбиячеләр эше планы буенча башкарылды.  Балаларның беренче ял көне Россия укучылар хәрәкәтенең туган көненә багышланган флешмоб белән башланып китте.

1 ноябрь – “Сәламәтлек һәм спорт көне” дип игълан ителде. Көн “Сәламәт булу шәп!” дигән девиз астында узды. Зарядка да, “Светофорда кунакта " викторинасы да, “Минем дустым - Сәламәт яшәү рәвеше” рәсем конкурсы да, спорт ярышлары да лагерьда тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту максатыннан үткәрелде.

Лагерьда өченче ял көне Россия Федерациясе символикасына багышланган иде. Тәрбиячеләр “Дәүләт символикасы тарихы” дигән чара үткәрделәр. Чараның максаты: Россиянең тарихи үткәненә һәм традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International