"Син-эшмәкәр" 2018. Чит кешенекен түгел, ә үз хыялыңны тормышка ашыр

2018 елның 9 ноябре, җомга

"Син-эшкуар» белем бирү программасы кысаларында бушлай белем бирү чаралары комплексы (кейслар, семинарлар, эшлекле уеннар, тренинглар, мастер-класслар, дискуссион клублар) гамәлгә ашырылачак.

"Син-эшкуар» белем бирү программасы бизнес-идеяне эшләргә һәм аны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, лидерлык сыйфатларын ачыклаячак һәм эшкуарлык потенциалын билгеләячәк. Бизнес-тренерлар һәм эшкуарлык өлкәсендәге экспертлар белән тренинг һәм мастер-класслар сериясе кысаларында проектта катнашучылар идеяләре буенча фикер алышачаклар. Белем бирү өлешендә катнашучылар үз идеяләренең бизнес-моделен эшләячәкләр, ә гамәлдәге бизнесменнар аларга эшкуарлык дөньясында беренче адымнар ясарга ярдәм итәчәк.

Проект спикерлары арасында - «Россиянең яшь эшкуары 2010» конкурсы җиңүчесе, франчайзинг буенча Директор Брыков Сергей Петрович, TOM компаниясенә нигез салучы Кирилл Шишлов, «Шокобокс " ҖЧҖгә нигез салучы һәм хуҗасы Кирилл Шишлов. Шулай ук «Шоколого» ҖЧҖгә нигез салучы һәм хуҗасы Андрей Шарков, "Центр” ҖЧҖ генераль директоры, һәр елны Edutainment конференциясенә нигез салучы Панин Олег Михайлович.

"Син-эшкуар» программасына йомгак декабрь ахырында ясалачак.

Программа турында тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук мәгариф чараларында катнашу өчен molpred116.ru сайтында теркәлергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект бушлай. Татарстанда ул 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Программа ТР Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлеккә ярдәм фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International