2018 нче елның 9 нчы ноябре, җомга.
ТР Россельхознадзор Идарәсе Воронеж өлкәсенең1,2 млн. дан артык тавыгы булган тавык йомыркасын җитештерү белән шөгыльләнүче иң эреләрдән саналган “Бобровский кош ферма”сында кош гриппы ачыклануы турында хәбәр итә.
2018 елның 6 ноябрендә Воронеж өлкә ветеринария лабораториясендә һәм «ВНИИЗЖ» ФДБУДӘ әлеге предприятиедә булган тавыклар мәетләреннән патологик материал буенча лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә А (субтип Н5) тибындагы гриппның ген вирусы ачыкланды.
Хәзерге вакытта Воронеж өлкәсе буенча Россельхознадзор Идарәсе контролендә Воронеж өлкәсенең дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре авыру ачыкланган пунктта эшлиләр. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006 елның 27 мартындагы 90 номерлы боерыгы белән расланган кош гриппы белән көрәш кагыйдәләре нигезендә чаралар үткәрелә.