Татарстан Росреестры: электрон заклад заемчының тормышын җиңеләйтәчәк

2018 елның 10 ноябре, шимбә

Ипотека буенча электрон заклад килешүе кәгазьдәге закладка тиң. Әлеге документ хуҗасының бурыч алу хокукын раслый торган кыйммәтле кәгазь булып тора. Бу шул ук иң кыйммәтле кәгазь, ләкин электрон рәвештә тәкъдим ителгән генә. Аны рәсмиләштерү ике  якка да алыш – бирешләрнең вакытын  шактый экономияләргә, чиратларда тормаска, инстанцияләр буенча йөрмәскә мөмкинлек бирә, аны урларга яки югалтырга мөмкин түгел. Ипотеканы электрон теркәү үсеше шартларында электрон закладны гамәлгә кертү ипотека заемчыларының да, банк-кредиторларның да эшен  шактый гадиләштерәчәк. Беренчедән, кредитор түләү тәмамланганнан соң да  заемчыны исәптән төшерүне суза алмый. Элек заемчы моны мөстәкыйль рәвештә эшләгән булса, хәзер банк залог түләп бетерү турындагы барлык мәгълүматларны Росреестрга берьяклы тәртиптә җибәрә. Моннан тыш, электрон заклад алдакчылардан да   саклый - өченче затлар ягыннан да, банклар ягыннан да.

Электрон заклад формасы «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки Росреестр сайтында электрон заклад формасы тутыру юлы белән төзелә. Әлеге документ заем алучы һәм заем бирүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалана һәм калган документлар белән берлектә хокукларны теркәү органына, бу очракта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелә. Татарстан Росреестры, үз чиратында, электрон заклад бирү турында гариза бирү көненнән соң килүче бер эш көненнән дә соңга калмыйча (әгәр бу гариза ипотеканы дәүләт теркәвенә алганнан соң бирелә икән) яисә ипотеканы дәүләт теркәвенә алу көненнән соң килүче бер эш көненнән дә соңга калмыйча ипотека турында теркәү язуына электрон заклад турында белешмәләр кертә, шул исәптән, мондый заклад көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелып электрон саклауга тапшырыла.

Кәгазь килешүеннән аермалы буларак, электрон заклад документына яклар турында мәгълүмат, күчемсез милек объекты параметрлары, кредит килешүе шартлары һәм башкалар кертелә. Шулай ук кыйммәтле кәгазь хуҗасының счет номеры; электрон заклад саклауга тапшырылган депозитария исеме; депозитариянең электрон почта адресы; кабул итүгә кирәкле башка мәгълүмат.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International