Район башлыгы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2018 елның 10 ноябре, шимбә

10 ноябрь көнне район мәдәният йортында полиция хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Залда полиция хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары җыелган иде.  Беренче чиратта сәхнәдән көч структуралары вәкилләрен район башлыгы Александр Никошин котлады һәм аларга нәтиҗәле эшләре өчен мактау грамоталары тапшырды.

Аннан бүләкләүгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча полиция начальнигы Ришат Насыйбуллин кушылды . Ул хезмәттәшләренә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре, мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм бәйрәм белән котлады.

Залда утыручыларның барысы өчен дә мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты күрсәттеләр, аның барышында көч структуралары вәкилләренең батырлыгына һәм кыюлыгына багышланган патриотик җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International