Физик затлар милкенә салым түләү срогы бетеп килә һәм күп кенә гражданнар әлеге салымның объектларның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнүен белә.
Казан халкының күчемсез мөлкәтнең кадастр бәясен ничек белергә һәм аны арттырган дип санасаң нишләргә, дигән сорауларына Росреестр Идарәсенең күчемсез милек кадастр бәясе бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр бүлегенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган.
Шалтыратыгыз һәм сорау бирегез.
Матбугат хезмәте.