“Иҗат коррупциягә каршы” республика конкурсы башланды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Мөмкин. Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди иҗади эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б.

Бу миңа нигә? Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар алачак, ә аларның эшләре Министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин.

Заявка кая бирергә. Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябренә кадәр министрлыкның яңа бинасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, каб.307 яки электрон почта буенча protivcorrupcii@gmail.com. Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән.

Кем бәяли. Җиңүчеләрне башкарма һәм закон чыгару хакимияте, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, иҗади эшләр булдыру өлкәсендә экспертлар билгеләячәк.

Тулырак мәгълүматны кайдан белергә. Эшләр һәм бәяләү критерийлары белән конкурс положениесендә түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин http://bit.ly/protivcorrupcii. Оештыручыларга сорауларны protivcorrupcii@gmail.com электрон почтасы аша җибәрергә, +79377786108 телефоны буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International